news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын куя башладылар

«Казан» гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын куя башладылар
Фото: © «Татар-информ», Арсений Кәримов

«Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын урнаштыра башладылар. Кайбер металл конструкцияләр җыелган инде, шулай ук аскы каркасы җыелган, дип хәбәр итә вакыйга урыныннан «Татар-информ» хәбәрчесе.

Исегезгә төшерәбез, Казандагы төп чыршы гадәттәгечә Россиядә иң биек чыршыларның берсе була – 35 метр чамасы.

Быел Яңа ел шәһәрчеген төзү өчен 18,2 млн сум акча бүлеп бирелгән. Конструкцияне монтажлаудан тыш, ясалма ылыслардан, гирляндалардан һәм шарлардан бизәк ясалачак. Шулай ук ике яктылык инсталляциясе урнаштырачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot