Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» Гаилә үзәге янында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр
Казанда «VK Fest» уздыру уңаеннан «Казан» Гаилә үзәге янында транспорт чараларының хәрәкәтен һәм машина кую урынын бер тәүлектән артык вакытка чикләячәкләр, бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чикләүләр 28 июньнең 20:00дән 29 июньнең 23:00кә кадәр гамәлдә булачак. С.Хәким урамында, Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр (ике юнәлештә дә), шулай ук Бондаренко урамында, Солдат урамыннан С.Хәким урамына кадәр (ике юнәлештә дә) хәрәкәт ябылачак.
Шулай ук күрсәтелгән участокларда шәхси мобильлек чараларын парковкалау һәм хәрәкәт итүгә вакытлыча тыю кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз