Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казансу елгасында «Казан» гаилә үзәге янында ир-ат батып үлгән
«Казан» гаилә үзәге янында бер ир-ат Казансу елгасында батып үлгән. Шул хакта бүген 16.30 сәгатьтә 112 хезмәтенә – ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм номерга хәбәр иткәннәр.
«Татар-информ»га бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Урынга 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының водолазлар төркеме чыккан. Коткаручылар 41 яшьлек ир-атны ярдан 30 метр ераклыкта тапкан. Мәрхүмне яр буенда полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗиганең сәбәбен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз