Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» гаилә үзәге ягыннан Казансу буйлап яңа чаңгы трассасы ачылачак
Казанда «Круиз» рестораныннан алып «Казан» гаилә үзәгенә кадәр яңа чаңгы трассасы ачылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шәһәр башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Быел «Круиз» рестораныннан алып «Казан» гаилә үзәгенә кадәр Казансу яр буе линиясе буйлап биш километр озынлыктагы яңа чаңгы трассасы ачылачак», – дип сөйләде ул.
Бу Казан чаңгычылары өчен яңа локация була. Аннан шәһәрнең матур күренеше белән ләззәтләнеп булачак, дип өстәде Гарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз