news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» гаилә үзәге районында ир-ат батып үлгән

Казансуда Чистай урамындагы 20 Б номерлы йорттан ерак түгел – «Казан» гаилә үзәге районында батып үлгән 30 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.

«ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәте коткаручылары ярдан 40 метр ераклыкта 30 яшьлек ир-атның мәетен тапты», - дип хәбәр итәләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot