Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Казан” гаилә үзәге күзәтү мәйданчыгы җәйге режимда эшли башлады
Бүгеннән «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы җәйге эш режимына күчә. Кунаклар өчен ул көн саен 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә Шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе.
Техник тәнәфес 14.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр һәм 19.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр каралган.
«Казан» гаилә үзәге күзәтү мәйданчыгына керү өлкәннәргә – 150, балаларга 100 сум тора, 7 яшькә кадәрге балаларга түләү алынмый. Биредән – югарыдан торып, шәһәр күренешләрен карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, кышкы тәнәфестән соң «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы 25 мартта эшли башлады. Шәһәр панорамасы монда 32 метр биеклектән ачыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз