news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» Гаилә үзәге каршында иң зур Россия флагын җәйделәр

«Казан» Гаилә үзәге каршында иң зур Россия флагын җәйделәр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия көне алдыннан «Казан» Гаилә үзәге каршында иң зур Россия флагын җәйделәр. Аның үлчәме – 3 750 квадрат метр, ян-яклары 50 һәм 75 метр тәшкил итә.

Флешмоб «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Татарстан бүлеге, Казанның Балалар һәм яшьләр комитеты, «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлеге тарафыннан оештырылды. Акциядә 500дән артык кеше (югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, «Алдынгылар хәрәкәте» һәм башка иҗтимагый берләшмәләрнең активистлары) катнашты.

«Илебездә яшәүче һәр кеше өчен бу – зур бәйрәм, чөнки иртәгә – Россиянең туган көне. Өстәвенә, 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде, шунлыктан без флагны «Казан» Гаилә үзәге янында җәяргә булдык», - диде «Яшь Гвардия»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Узган ел Россия Федерациясе Флагы көне уңаеннан Казан Кремле диварлары янында 50х30 метр үлчәмле байрак җәйгәннәр иде.

«Без быел, Россиядә төрле милләт һәм дин вәкилләре күпләп яшәвен күрсәтү өчен, флагның үлчәмен тагын да зурайттык», - дип аңлатты Шиһабетдинов.

Флагны «Яшь Гвардия»нең Идел буе бүлекләре белән берлектә теккәннәр. Бер тонна авырлыгындагы байрак Түбән Новгород, Чаллы, Самара һәм Пензада булган инде. Иртәгә аны Чабаксарда җәяргә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100