news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы вакытлыча ябылды

Күзәтү мәйданчыгы быел беренче тапкыр ул Яңа ел бәйрәмнәре чорында ябылмады.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы үз эшен төгәлләде. Барлыгы сезон эчендә анда 184 мең кеше булган, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Күзәтү мәйданчыгы халыкны һәм туристларны 2021 елның апреленнән тест режимында кабул итте, ә майдан тулы көченә эшли башлады.

Быел беренче тапкыр ул Яңа ел бәйрәмнәре чорында ябылмады. Кышкы каникулда 32 метрлы биеклектән Казанга карап 13 меңгә якын кеше ләззәтләнде, дип хәбәр итә Казанның Парк һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot