news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы эшли башлый

Быел аны язгы каникуллар алдыннан ачалар.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 26 мартта «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы тест режимында эшли башлаячак. Быел аны иртәрәк – язгы каникуллар алдыннан ук ачалар.

Казанлылар шәһәр панорамасы белән 32 метр биеклектән көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр хозурлана алачак, ә 1 майдан соң күзәтү мәйданчыгының эш режимы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Керү билетлар буенча башкарыла. 7 яшьтән кечерәк балалар һәм ташламалы категория гражданнар (ташламага хокукны раслаучы документ күрсәткәндә) күзәтү мәйданчыгында бушлай йөри алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot