news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы 25 июльдә ябык булачак

Чикләүләр «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмен уздыру белән бәйле.

«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы 25 июльдә ябык булачак

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 25 июльдә, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ябылачак, бу көнне Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» тантаналы чара оештырыла. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар һәм шәһәр халкы өчен парковка һәм күзәтү мәйданчыгы 26 июльдән ачыла.

«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәм чарасы 15.00 сәгатьтә башлана. Чарада утызга якын самолет һәм вертолет җәлеп ителәчәк, алар арасында Россия Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасының ДОСААФ Үзәк аэроклубы һәм Казан вертолет заводының һава суднолары булачак.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Мин күкне сайлыйм!» чарасы Казанда ачык һавада узуга карамастан, шәхси саклану чаралары биреләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot