news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» Гаилә үзәгендә 2020 елда өйләнешкән беренче пар язылышты

Яшьләрне Татарстан башкаласы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин котлады.

«Казан» Гаилә үзәгендә 2020 елда өйләнешкән беренче пар язылышты
kzn.ru

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә «Казан» Гаилә үзәгендә яңа 2020 елда өйләнешкән беренче пар Илшат белән Инзилә Әгълиуллиннарның никахын теркәделәр. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләрне Татарстан башкаласы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин котлады. Ул яшьләргә бәхетле гаилә тормышы теләде. Теләкләргә ЗАГС хезмәткәрләре һәм кунаклар да кушылды.

Моннан тыш, яшь гаилә Казан шәһәре Думасы депутаты Булат Котдусовтан бүләк тә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot