news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” гаилә үзәге өйләнешүчеләрне теркәүне өч айга туктатып тора

Казан “Чаша”сында 2018 елгы дөнья чемпионаты җанатарлары фестивале өчен мәйдан төзекләндерү эшләре башланып китә.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Футбол ассоциацияләренең халыкара федерациясе (FIFA) карары буенча, “Казан” гаилә үзәге мәйданы 2018 елгы дөнья чемпионаты җанатарлары фестивале уздыру өчен сайлап алынган. Шул уңайдан биредә матчларны демонстрацияләү өчен экран, 16 метрлы яктырту манаралары, фестивальгә хезмәт күрсәтә торган чатырлар, сәхнә һәм контроль пункты урнаштырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фестиваль мәйданын төзекләндерү, шул исәптән өстәмә җир асты инженер коммуникацияләре урнаштыру кирәклеге уңаеннан, биредәге машина кую мәйданы тулысынча ябык. 2018 елның гыйнварыннан, төп эшләрне башкару өчен, бинага керү юллары ябыла. Моннан тыш, куркынычсызлык таләпләрен истә тотып, 2 гыйнвардан март ахырына кадәр “Казан” гаилә үзәге өйләнешүчеләрне теркәүне туктатып тора.

Бу вакытта никахларны теркәү Киров һәм Идел буе районнарындагы (Болотников ур., 35а; Р. Зорге ур, 89) ЗАГС идарәләрендә башкарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100