Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Яңа ел каршы алырга 35 меңләп кеше килгән
Казанлылар Россия һәм Татарстан Президентларының Яңа ел мөрәҗәгатен тыңлаган, биегән, «Хитобои», «Веселые Волгари» төркемнәре башкаруында Яңа ел җырларын тыңлаган.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел төнендә башкала халкы һәм кунаклар өчен «Казан» Гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында бәйрәм оештырылды.
Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике төп мәйданчыкта Яңа елны 35 мең 700 кеше каршы алган.
Казанлылар Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгатен тыңлаган, биегән, «Хитобои», «Веселые Волгари» төркемнәре башкаруында Яңа ел шлягерларын һәм популяр җырлар тыңлаган.
Парклар һәм скверлар дирекциясендә искәртүләренчә, «Черек күл» паркындагы шугалакта Яңа елны 1700 кеше каршы алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз