news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” Гаилә үзәге янында туристлык сезонын ачу тантанасы була

29 апрельдә “Казан” Гаилә үзәге мәйданында җәйге туристлык сезоны ачылу уңаеннан флешмоб оештырыла.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Быел Татарстан башкаласы кунаклар һәм анда яшәүчеләр өчен язын һәм җәйге чорда дүртенче Казан “велотөн”, “Тәмле Казан” гастрономия фестивале, “Парижга тәрәзә” урам фестивален тәкъдим итәчәк. Ә Иске Татар бистәсе тарихын белү өчен, “Ретротрамвай”да сәяхәт кылу мөмкинлеге булачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Шулай итеп, Казан җәйге яллар алдыннан үзе турында искә төшерә. Флешмоб нәтиҗәләре буенча видеоролик әзерләнәчәк, аны барлык социаль челтәрләрдә күреп булачак. Сүз уңаеннан, флешмобта катнашучылар арасында Казанның популяр күңел ачу үзәкләренә һәм музейларга билетлар уйнатылачак.

“Туристлык сезонына старт бирү – бу шартлы төшенчә генә. Чынлыкта, Казанга елның теләсә кайсы фасылында ихтыяҗ бар. Әмма җәйге чорда туристлар агымы көчлерәк, активрак, масштаблырак”, - дип җиткерә Казан мэры Илсур Метшин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100