news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” гаилә үзәге янында Red Bull Air Race тамашачы зонасы тулысынча түләүле була

“Һавада Формула-1” болид очышларын Кремль яр буеннан түләүсез карап булачак.

“Казан” гаилә үзәге янында Red Bull Air Race тамашачы зонасы тулысынча түләүле була
архив/Ильнар Тухбатов, Султан Исхаков

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Казан” гаилә үзәге янындагы тамашачы зонасына һәм Red Bull Air Race күңел ачу паркына керү түләүле булачак һәм хәзерге вакытта сатуда билетлар бар. Бу хакта “Татар-информ”да матбугат конференциясендә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров әйтте.

Аның сүзләренчә, Кремль яр буе зонасы ярышларны түләүсез карау өчен әйбәт урын булачак. “Без күзәтү өчен берничә зонаны карадык. Аларның сервис дәрәҗәсе төрле һәм бәяләр дә төрле. Төп зона булып “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан булачак. Бу Кремль яр буе зонасын бушату һәм күбрәк тамашачы кертү өчен ясалды. Ярышларны карауда төп урын була ул. Билет бәяләре Sky-Lounge иң югары сервис белән 15 меңнән 37 меңгә кадәр була. Трибуналарга билетлар 2 мең тора. Күңел ачу паркына 150дән 300 сумга кадәр”, - диде Кадыйров.

Быел Red Bull Air Race Казан этабында яңа трофей барлыкка килде. “Быел чемпионатның милли генераль партнеры – “Белый Кремль" алкогольсез сырасы. Рәсми партнер – "Святая Чаша" суы. Әлеге эчемлекләрне "Татспиртпром" эшләп чыгара. Шулай ук партнерлык пакеты кысаларында “Белый Кремль”гә квалификация җиңүчесе махсус кубогы шимбә көнне тапшырыла”, - диде ул

  • Red Bull Air Race авиаузышлары дөнья чемпионаты этабы Казанда 25 - 26 августта узачак. Анда Master класслы 14 пилот һәм Challenger класслы алты узышчы катнаша. Узган ел дөнья беренчелегенең Казан этабында америкалы Кирби Чемблисс җиңүче булды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100