news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» гаилә үзәге янында Май чабу бәйрәме була

Казан халкы һәм башкала кунаклары борынгы уеннар һәм конкурслар программасында, халык биюләре һәм җырларын башкару, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-классларда катнаша ала.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе Казан халкын һәм кунакларын Кышны озату бәйрәменә чакыра. 29 февральдә "Казан" гаилә үзәге янында славян мәдәниятенең «Май чабу» бәйрәме була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе була. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә артистлар, иҗат коллективлары, рус фольклор ансамбльләре, шулай ук Петрушка театры катнашында бәйрәм концерты уза.

Кечкенәләр өчен призлар уйнату, такмаклар конкурсы белән күңел ачу-уен программасы әзерләнгән. Бәйрәм кунакларын борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймак, кабартма һәм прәннек белән сыйлаячаклар. Бәйрәм ахырында Карачкы яндыру була.

Бәйрәмне оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Мэриясе ярдәме белән Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot