news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” гаилә үзәге янында футбол җанатарлар фестивале булачак

Биредә берьюлы 25 мең кеше җыелырлык мөмкинлек оештырыла.

“Казан” гаилә үзәге янында футбол җанатарлар фестивале булачак
Ильнар Тухбатов, tatarstan.ru

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Татарстан башкаласында “Казан” гаилә үзәге янында футбол буенча чемпионат вакытында җанатарлар фестивале уздыру өчен мәйданчык төзелә. Бу хакта журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетында узган "Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышыннан соң, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Биредә узачак чараларда бер юлы 25 мең кеше җыелып, күңел ачу мөмкинлеге оештырыла. Шулай ук матчларны карау өчен, берничә зона булачак.

Җанатарлар фестивале 2018 елгы дөнья чемпионатының беренче матчы уздырыласы көнне ачыла, - диде Леонов. “Үз эшен ул финал көнендә төгәлләячәк. Төгәл бер ай узачак”, - дип өстәде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot