news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» Гаилә үзәге янына дистәләгән хәрби техника китерделәр

Контракт буенча хезмәт итүгә багышланган чарада «Миг-29» очкычларында «Стрижи» авиация төркеме чыгыш ясаячак, мәйданда кыр кухнясы эшләячәк.

«Казан» Гаилә үзәге янына дистәләгән хәрби техника китерделәр
Султан Исхаков

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Казан» Гаилә үзәге янына дистәгә якын танк, бронетранспортер һәм башка техника китерделәр. 27 октябрьдә биредә «Контракт буенча хезмәт итү – синең сайлау!» акциясе узачак.

«Казан» Гаилә үзәге янындагы машиналар кую урынында Т-72 һәм Т-80 танклары, БМП-2 пехота хәрби машинасы, БТР-80 һәм БТР-90 бронетранспортерлары, Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби техника – БМ-13 («Катюша») гвардия реактив минометы һәм Т-34 танкы тезелгән. Биредә шулай ук үзйөрешле артиллерия җайланмасы һәм хәрби кухня да тәкъдим ителгән», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Дмитрий Киселев әлеге урыннан.

25 октябрьдә «Казан» Гаилә үзәге янындагы парковка ябык булачак. 

«Татар-информ» агентлыгы шимбә көнне 10.00-16.00 сәгатьләрдә «Контракт буенча хезмәт итү – синең сайлау!» акциясе үтәчәге хакында хәбәр иткән иде инде. «Казан» Гаилә үзәге янында «Миг-29» очкычларында «Стрижи» авиация төркеме, популяр рэпер Натан чыгыш ясаячак һәм кыр кухнясы оештырылачак.

Биредә шулай ук электрон тир, сугыш кораллары экспозициясе тәкъдим ителәчәк, кул сугышы буенча мастер-класслар  үткәреләчәк. Акциянең барлык чаралары да – бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100