news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» гаилә үзәге территориясен төзекләндерү өчен 41 миллион сум бүлеп бирәчәкләр

Төзекләндерү эшләрен 2019 елның 1 июленә кадәр тәмамлау зарур.

«Казан» гаилә үзәге территориясен төзекләндерү өчен 41 миллион сум бүлеп бирәчәкләр
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстан хакимияте «Казан» гаилә үзәге территориясен төзекләндерүгә тендер игълан итте. Бу турыдагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.

Бу максатларга республика бюджетыннан 41 миллион сум бүлеп бирелә. Төзекләндерү эшләрен 2019 елның 1 июленә кадәр тәмамлау зарур.

Алдан “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Азат Кадыйров Үзәк территориясендә газонны алыштырачаклар һәм массакүләм чаралар өчен ачык мәйданчык калачак, дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100