news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан футбол буенча дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итәчәк

“Казан Арена” стадионында дөнья чемпионатының 1/8 финалы һәм ярым финал узачак.

(Казань, 21 апрель, «Татар-информ»). Казан быел футбол буенча дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итәчәк. Уеннар “Казан Арена” стадионында узачак.
 
Аерым алганда, Татарстан башкаласында дөнья чемпионатының төркемнәр этабы матчлары үтәчәк: Франция — Австралия (16 июнь), Иран — Испания (20 июнь), Польша — Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея — Германия (27 июнь).
Шулай ук Казан 1/8 финалның бер матчын (30 июнь) һәм чирек финалны (6 июль) кабул итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot