news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» фотостудиясе Сәет-Галиев мәдәният сараена кайтыр алдыннан күргәзмә ачты

Казандагы 55 еллык тарихка ия бердәнбер халык фотостудиясе Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда урнашкан, хәзерге вакытта анда капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

«Казан» фотостудиясе Сәет-Галиев мәдәният сараена кайтыр алдыннан күргәзмә ачты
Солтан Исхаков фотолары

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Казанда бердәнбер халык фотостудиясе Дәрвишләр бистәсендәге Сәет-Галиев мәдәният сараенда урнашкан. Соңгы ике елда мәдәният сарае капиталь ремонтка ябык, андагы эшләр быел тәмамланыр дип көтелә. Мәдәният йортына әйләнеп кайтканчы, «Казан» фотостудиясе еллык хисап күргәзмәсен китапханәдә оештырды.

«Безнең фотостудия фотосәнгатьне сөюче кешеләрне берләштерә. Сәет-Галиев мәдәният сараенда без күргәзмәләргә 100дән артык фотохезмәт тәкъдим итә идек. Ремонт барса да, иҗаттан туктап тормадык, елга ике-өч тапкыр күргәзмәләр оештырдык. Безгә Казанның Үзәк китапханә системасы үз мәйданчыкларын тәкъдим итте. Мәдәният сараена әйләнеп кайтканчы, соңгы күргәзмәне 6нчы балалар китапханәсендә ачарга булдык», — дип сөйләде фотостудиянең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар-информ» фотохәбәрчесе Солтан Исхаков.

Бу юлы күргәзмәдә төрле авторларның барлыгы 30га якын фотохезмәте куелган иде. Күргәзмә белән танышырга Казаның Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгендә эшләүче «Софит» фотомәктәбе яшьләре килде. Фотомәктәпнең җитәкчесе Алсу Тарвердян «Казан» фотостудиясенең иҗаты белән кызыксынып барулары турында әйтте. Студия әгъзаларын үзләрендәге күргәзмәләр белән дә танышырга чакырды.

Сәет-Галиев мәдәният сарае җитәкчелеге исеменнән «Казан» студиясе фотографларын яңа күргәзмә белән мәдәни оешманың сәнгать җитәкчесе Марина Данеева котлады. Ул Казанның мәдәни тормышында үз урынын биләп торган Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае төзекләндерелеп-яңартылып, тиздән үз ишекләрен ачар дип көтәбез, диде. «Яңартылган бинада фотография сәнгате белән шөгыльләнергә, фотокүргәзмәләр үткәрергә уңайлы шартлар тудырылачак», — дип, Марина Данеева фотостудия әгъзаларына уңышлар теләде.

Солтан Исхаков фотостудиянең чираттагы күргәзмәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланыр һәм ул мәдәният йортында узар дип планлаштыра. «Матур мәдәният йорты, уңайлы шартлар барлыкка килгәч, фотостудия яшь буын игътибарын күбрәк җәлеп итәр дип уйлыйм. Фотографияне сәнгать итеп кабул итүче яшьләребез үсеп килә», — диде фотограф.

Солтан Исхаков җитәкләгән фотостудиядә бүген Елена Логинова, Игорь Пшеничников, Надежда Власова, Любовь Яковлева, Анна Главатских, Лилия Гаделшина, Рафис Закиров, Андрей Заһидуллин, Артем Гыйбадуллин (һ.б.) кебек авторлар бар. Хезмәт ветераны, Ленинград блокадасын кичергән Людмила Зотова да бик өлкән яшьтә булуына карамастан, фотоаппаратын үзеннән калдырмый, һәр күргәзмәдә катнашырга тырыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100