Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» фотостудиясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына 80 фотосурәт тәкъдим итте

60 еллык тарихка ия «Казан» халык фотостудиясе – фотография сәнгатенә гашыйк төрле һөнәр ияләрен берләштерә торган коллектив. Ул Казанның С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда урнашкан. Фотостудиянең чираттагы күргәзмәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. «Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!» дип аталган фотокүргәзмәдә 80 фотосурәт тәкъдим ителде.
Фотографияләрдә сугыш кичкән кеше язмышлары, Бөек Җиңү көнен күз яшьләре белән каршы алган ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, әби-бабаларының якты истәлеген саклап яшәүче оныклар сурәтләнгән. Әлеге фотокадрларның авторлары арасында Виталий Ковалевский, Людмила Зотова, Солтан Исхаков, Елена Логинова, Игорь Пшеничников, Любовь Тихонова, Вера Рябинина (һ.б.) кебек авторлар бар.
«Заманында «Казан» фотостудиясенә нигез салган Виталий Ковалевский һәм озак еллар безнең коллективның әгъзасы булган Людмила Зотова бүгенге көндә арабызда юк инде. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасын кичкән, аннан эвакуацияләнеп, Татарстанга килеп төпләнгән. Күргәзмәдә аларның күп еллар элек төшерелгән аклы-каралы фотохезмәтләрен күрергә була», – дип сөйләде «Казан» халык фотостудиясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар-информ» МА фотохәбәрчесе Солтан Исхаков.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фаҗигасе кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. 9 Май – Җиңү бәйрәменә бүләк булган күргәзмә белән танышырга фотография сәнгатен сөйгән бик күп кеше, шулай ук Виталий Ковалевскийның кызы, рәссам Алена Ковалевская да килгән иде. Һәркем хатирәләре белән уртаклашып, фотографларга иҗади уңышлар, ә дөньяга тынычлык теләде.
Күргәзмә ачылышы белән фотостудия коллективын С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сарае директоры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Фазылҗанов котлады. Ул әлеге фотографияләр халыкның тарихи хәтерен саклауда, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә зур роль уйнаганын әйтте. Шулай ук фотостудия күргәзмәләрен күбрәк кеше күрә алсын өчен киләчәктә аларны интернет-сайтларда урнаштыру мөмкинлеген карарга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз