news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан фотографлары «Казан» халык фотостудиясендә күргәзмәләр үткәрергә теләк белдерде

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда эшләүче «Казан» халык фотостудиясе яңа елда яңа фотокүргәзмә ачты.

Казан фотографлары «Казан» халык фотостудиясендә күргәзмәләр үткәрергә теләк белдерде
Солтан Исхаков

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Казанның халык фотостудиясе ел саен Яңа елны яңа күргәзмә белән башлый. 2022 елның беренче фотокүргәзмәсе белән танышырга Казанның танылган профессиональ фотографлары да килде.

«Казан» фотостудиясе инде алтмыш елга якын Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае карамагында эшли һәм фотография сәнгатен сөюче төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен берләштерә. 

Фотостудиянең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчесе Солтан Исхаков яңа күргәзмәдә унбиштән артык авторның хезмәтләре куелганын хәбәр итте. 

Һәвәскәр фотографларны яңа елның тәүге күргәзмәсе белән Мәдәният Сарае директоры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Фазылҗанов котлады. Шулай ук ул капиталь ремонт үткәрелгәннән соң бу бинада мәдәни чаралар оештырырга бөтен шартлар тудырылганын искәртте.

Фоторәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифхәт Якупов биредә Казанның профессиональ фотографлары фотокүргәзмәләрен дә оештырырга тәкъдим итте. «Безнең шәхси архивларыбызда бик күп фотография саклана. Аларны халыкка күрсәтәсе килә. „Казан“ халык фотостудиясенең күргәзмәләр оештырырга якты заллары бар, монда бик күп кеше килә. Фотография сәнгатен таныту өчен бергәләп эшлик», — дип мөрәҗәгать итте ул. Бу фикергә КФУ профессоры, фотограф Эдвард Хәкимов та кушылды.

Халык фотостудиясен яңа күргәзмә ачылуы белән Татарстанның Фотографлар берлеге исеменнән иҗади оешманың рәисе Рамил Гали тәбрик итте. «Бу фотостудиядә һәрвакыт иҗади тормыш кайнап торганы өчен рәхмәт белдерәм, уңышлар телим. Бүген без Татарстанның Фотографлар берлеге эшчәнлеген җанландыру өчен бик нык тырышабыз», — диде Рамил Гали.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100