news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан форумында Татарстан эшмәкәрләре һәм маркетплейсларга ярдәм хезмәте очрашуы була

Казанда 18 декабрь көнне «Мой Бизнес. E-COM» форумы мәйданчыгында Россия маркетплейслары лидерларының эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән очрашуы узачак. Аның барышында бизнес 2024 елда интернет-сатуларны ничек арттырырга икәнен белә алачак. Маркетплейсларга техник ярдәм күрсәтү күчмә хезмәте эшен оештыру — тагын бер үзенчәлек булачак. Бу хакта бизнес-омбудсменның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре саны 174 тапкырга арткан. Һәм безгә «кайнар элемтә»гә теге яки бу маркетплейс белән бәхәсне җайга салуда ярдәм сорап мөрәҗәгатьләр торган саен ешрак килә. Төп проблема – эшкуарлар техник ярдәм хезмәтләреннән еш кына оператив җавап ала алмый», – дип сөйләде Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.

Аның сүзләренчә, форум кысаларында күчмә бригадалар – маркетплейсларның техник ярдәм хезмәте эшен оештыру тәкъдим ителгән, алар сорауларны урында тыңлый һәм оператив хәл итә алачак.

Форум «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган.

Татарстанда теркәлгән компания вәкилләренә, шулай ук үзмәшгульләргә форумда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк. Катнашу бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100