Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Форумда хатын-кыз проблемалары турында сөйләштеләр
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Дүртенче ел рәттән әлеге трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе инициативасы белән үткәрелә.
Быел мәйданчык хатын-кызларның икътисад һәм бизнес, мәгариф, кооперация һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендәге роленә багышланган. Катнашучылар хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерүнең төп тенденцияләре, инновацион проектлар һәм кооперация инициативалары, социаль тармакларда тотрыклы икътисад формалаштыруда хатын-кызларның йогынтысы, шулай ук Россия һәм Ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алышты. Трекны ачу тантанасын RT Arabic телеканалының программалар хезмәте җитәкчесе Әнисә Гордина алып барды.
Форумда катнашучыларга видео аша Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
«Сезгә кызыклы һәм нәтиҗәле эш, яхшы нәтиҗәләр, шулай ук форум мәйданчыгында урнаштырылачак элемтәләрне һәм танышлыкларны саклап калуыгызны телим», – диде ул.
«Хатын-кыз карашы» мәйданчыгы эшчәнлеге турында журналистларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сөйләде.
«Безнең трек, һичшиксез, ел саен Казан форумының бизәге булып тора. Быел дөньяның 22 иленнән кунаклар килде, һәм алар төрле темалар тәкъдим итә. Быелгы трек ясалма фәһем, яңа икътисади үсеш юнәлешләре, заманча сынаулар һәм интеграцияләр мәсьәләләренә багышлана. Шулай ук БРИКС, АСЕАН, ШОС кебек төрле халыкара оешмалар вәкилләре булган хатын-кызларның хезмәттәшлегенә багышланган аерым трек та бар. Иртәгә Россия Хатын-кызлар берлеге һәм Евразия хатын-кызлар форумы мәйданчыклары эшләячәк», - диде ул.
Алсу Нәбиева сүзләренчә, быел форумга Бразилиянең «Рабыня Изаура» сериалында төп рольне башкарган актриса Луселия Сантос та чакырылган.
«Бу безнең илдә беренче тапкыр күрсәтелгән Бразилия сериалы иде, аның героинясы кеше хокуклары, хатын-кыз хокуклары өчен көрәшә. Шуңа күрә аның тарихын тыңлау, аларның илендә хатын-кыз хокуклары белән бәйле вазгыятьне белү бик кызыклы. Быел без ясалма фәһем системаларын кулланып, төрле илләрдә хатын-кызларның нинди урын алып торуын анализладык: парламентларда, министрлар кабинетларында күпме хатын-кыз бар, аларның ничәсе зур оешмаларны җитәкли һ.б. Геосәяси сынаулар чорында без, хатын-кызлар, үз компетенцияләребезне икътисади көн тәртибендә һәм сөйләшү процессларында ничек кулланабыз, дәүләт эшләрендә җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителгәнбезме?» - дигән сораулар күтәрде ул.
Хатын-кызлар трегын ачу тантанасында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Айша Мөхәммәд Әл Мулла чыгыш ясады.
«Иң элек трекны оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Бүген бөтен дөнья һәм Россия икътисади җәмгыятьләре вәкилләре белән бергә халыкара форумда катнашуыма бик шатмын, чөнки монда тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар. Гарәп хатын-кызларының тормыш тәҗрибәсе һәм роле бик зур. Бүген без хатын-кызларның күп кенә өлкәләрдә үсүен, лидерлык позицияләре алуын күрәбез, бигрәк тә соңгы елларда бу ачык сизелә. Хәзер хатын-кызлар хезмәтнең барлык өлкәләрендә дә ир-атлар белән тигез дәрәҗәдә бәяләнә, һәм, белгәнебезчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бу күрсәткечләр буенча глобаль рейтингта унөченче урында тора», - диде Айша Мөхәммәд Әл Мулла.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта хатын-кызларның 50 проценттан артыгы икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәт куя.
«Без хатын-кызларның җәмгыятьтә тотрыклылык булдыруга ярдәм итүен дә күрәбез. Без башка илләргә Гарәп Әмирлекләренең гарәп хатын-кызы шәхесен ничек формалаштыруын күрсәтергә телибез, ә ул җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә катнаша. Хәзер без хатын-кызларның ясалма фәһем өлкәсендә дә үсәргә омтылуын күзәтәбез. Ни өчен? Тарихи мирасыбызга һәм традицияләребезгә таянып, яңалыклар булдыру өчен. Без илләрнең бу юнәлештә бер-берсенә ярдәм итүен аңлыйбыз. Хәзер Россиянең дә, барлык санкцияләргә карамастан, бу юнәлештә актив үсүен күрәбез. Россия хәзер халыкара базарда һәм сәясәттә бик мөһим роль уйный, чөнки безнең Россия белән уртак кыйммәтләребез бар. Яңа мәдәни күперләрне ничек төзергә кирәклеген аңлыйбыз», - диде ул.
«Хатын-кыз карашы» трегы кысаларында ике көн дәвамында алты чара үткәрү планлаштырылган. Бизнес юнәлешенә караган мәсьәләләр «Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма фәһем чорында эшмәкәрлек һәм икътисад», шулай ук «Хатын-кыз эшмәкәрләр хезмәттәшлегенең офыкларын киңәйтү» сессияләрендә каралачак. Хатын-кызларның икътисадка керткән өлеше «Икътисадтагы хатын-кызлар: халыкара хезмәттәшлек векторлары» һәм «Икътисади үсешнең хатын-кыз факторы: гаилә, җәмгыять, киләчәк» сессияләрендә тикшереләчәк.
Бүген шулай ук «Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма фәһем чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясе узачак. Анда катнашучылар хатын-кыз эшмәкәрләрнең мөмкинлекләрен киңәйтү, шулай ук бизнеста ясалма фәһем куллану мәсьәләләре турында фикер алышачак. Моннан тыш, «Хатын-кызларның карьера траекторияләре: мөмкинлекләр, сынаулар һәм үсеш перспективалары» сессиясе дә үтәчәк. «Хатын-кызлар трегы»нда катнашучылар халыкара бизнес төзү тәҗрибәсе, шулай ук гаилә миссиясе белән һөнәри амбицияләр кисешкән урындагы мөмкинлекләр турында шәхси тарихлары белән уртаклашачак.
Мәйданчык эшендә шулай ук Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова, Ислам сәүдә үсеше үзәгенең (Марокко) генераль директоры Латифа Әл Буабдэләүи катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз