news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан фирмасыннан 3 млн. сум ришвәт алганда федераль дәүләт учреждениесе директоры эләккән

Чаллыда янгынга каршы хезмәте янгынчылык частьләренең берсенең җитәкчесе 25 мең сум ришвәт алганда тоткарланган

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына коррупция юнәлешендә “һөҗүм” итү очракларын киметүгә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе аеруча зур игътибар бирә, дип белдерде бүген республиканың төп матбугат һәм коммуникация чаралары журналистларына шушы идарә башлыгы урынбасары Рөстәм Кадыйров.

Фикерен дәлилләп, быел февральда әлеге подразделениенең Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык департаменты белән берлектә Мәскәү территориясендә тоткарлаган төркем составындагы Россия экологик, технологик контроль һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтенә караган “Энергобезопасность” федераль дәүләт учреждениесе директорының Казан фирмаларының берсеннән 3 млн. сум акча алганда кулга төшергән очракны мисалга китерде. Әлеге миллионнар үзен-үзе көйли-җайга сала торган (саморегулируемая организация) оешма дәрәҗәсе алу мәсьәләсен уңай хәл итү һәм дәүләт реестрына шундый сыйфатта теркәлү өчен әзерләнгән булган. Р.Кадыйров сүзләренчә, әлеге кыңгыр эш буенча РФ ҖКның 159 нчы маддәсе 4 нче часте буенча җинаять эше кузгатылган, хәзер исә тикшерү эшләре бара.

Тагын 20 февраль көнне Чаллы эчке эшләр идарәсенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы хезмәте янгынчылык частьләренең берсенең җитәкчесен 25 мең сум ришвәт алганда тоткарлаган. Ришвәтне исә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү факты буенча административ хокук бозу турында протокол төзелмәсен өчен бер фирма директоры биргән булган. Әлеге затларның төгәл кем икәнлекләре әйтелми, чөнки бүгенгә тикшерү эшләре бара, чөнки РФ ҖКның 290 маддәсе 2 часте буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot