news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан филармониясенең парктагы концертында тамашачылар бию баттлында көч сынашты

Коронавирус аркасында озын тәнәфестән соң, халык концертларны көтеп алуын сөйли.

Казан филармониясенең парктагы концертында тамашачылар бию баттлында көч сынашты
Михаил Захаров

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казан шәһәр филармониясе артистлары Горки-Әмәт урманы паркында Аулак өй BATTLЕ дип аталган концерт куйды. Җырлар арасында тамашачылар өчен бию баттлы булды. Бәйгедә егетләр командасы белән кызлар командасы көч сынашты.

Концертны алып баручылар Сөмбел Билалова һәм Илнур Фәсхетдинов өч-дүрт кешедән торган ике команда туплады, балалар да аларга кушылды. Командалар чиратлашып татар биюеннән берәр хәрәкәт башкарды. Җиңүчене сайлаганда тамашачылар ике команда өчен дә кул чапты.

Концертта җырчылар Рөстәм Насыйбуллин, Ясмин, Алмаз Хәсәнов, Әмир Әхмәдишин, Алсу Вәлиуллина, Сөмбел Билалова, Марина Карпова, Илгиз Зәкиев, «Фәридә-Алсу» дуэты, Рафаэль Якупов, Ләйсән Мәхмүтова катнашты.

Тамашачы концертта бик актив иде. «Концерт бик әйбәт булды. Без бер концертны да калдырмый йөрергә тырышабыз, Урицкий паркында узган концертта да булдык. Концертларны көтеп алабыз», — дип сөйләде Казаннан Мохитовлар гаиләсе.


Галерея: «Горки-Әмәт урманы» паркында Казан филармониясе артистлары концерты

Паркттагы концертка килүчеләр арасында җырчы Гөлнара Габидуллина да бар иде. «Тамаша бик ошады. Озак паузадан соң халык концертларга, моңга, җырга, биюгә сусады. Көне буе көттем бу бәйрәмне. Күңел тели шундый җырларны. Бик зур рәхмәт оештыручыларга», — дип сөйләде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100