news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан филармониясендә «Милли моңнар Ватаны син – Сабам!» концерты булды

Казан филармониясендә «Милли моңнар Ватаны син – Сабам!» концерты булды
"Саба таңнары" газетасы

«Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында узган Саба мәдәнияте көнендә Сабадан 400гә якын үзешчән һәм мәдәният хезмәткәре катнашты. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

26 июньдә Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә, «Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында Казан тамашачысына Саба районының иң яхшы башкаручылары, иҗади төркемнәре, фольклор, халык коллективлары һәм үзешчән сәнгать вәкилләре катнашында халыкларның мәдәнияте, йолалары, җыр һәм биюләрен чагылдырылган «Милли моңнар Ватаны син – Сабам!» дип исемләнгән зур концерт программасы тәкъдим иткән.

Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова концертның югары профессиональ дәрәҗәдә үтүен билгеләп үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов әлеге конкурсны, сәхнә чыгышларын әзерләүдә зур тырышлык куйган барлык мәдәният хезмәткәрләренә, үзешчәннәргә зур рәхмәтен җиткерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot