news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан филармониясендә Мәүлид бәйрәме була

Казан шәһәре филармониясендә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган Мәүлид бәйрәме була.

Кичә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Программада: Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Гөлназ Гафурова, «Фәридә-Алсу» дуэты, Алинә Шәрипҗанова, Фердинанд Фәтхи, Сөмбел Билалова, Гөлшат Имамиева, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Сәид Камал, Вәли Фазлиәхмәтов, «ALPAR» этно-төркеме, Рамил Айметдин, Динар Шәймәрданов, Марат Галимов, Марсель Вәгыйзев, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, «Казан нуры» оркестры, «Казан» бию ансамбле һ.б. чыгышлары көтелә.

Билет сатудан кергән акчаларның 50 проценты «Приют человека» хәйрия фондына тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100