Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан филармониясе «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясенең үз версиясен тәкъдим итә
Казан шәһәр филармониясе 20, 21 һәм 29 ноябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Диләфрүзгә дүрт кияү» музыкаль спектакленең премьерасын күрсәтәчәк. Бу хакта мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күренекле драматург Туфан Миңнуллин язган комедия 1970 елларда Камал театрының хитларыннан берсе була. Башта ул 1972 елдан 1990 еллар башына кадәр сәхнәдән төшмәгән, ә аннары 2010 елда куелган «Диләфрүз – Remake» версиясе тагын ун ел барган. Хәзер бу әсәр вокаль-хореографик спектакль форматында яңа сәхнә гәүдәләнеше алачак.
Иҗат итүчеләр уйлавынча, спектакль классик әсәрнең драматургиясен, Казан шәһәр филармониясе артистларының вокаль осталыгын һәм «Казан» бию ансамбле хореографиясен берләштерәчәк.
Яңа спектакль Казан шәһәр филармониясенең вокаль, хореографик һәм драма сәнгатен берләштергән музыкаль-театр проектларын булдыру традициясен дәвам итә. Ул тамашачыларга легендар Камал постановкасын турыдан-туры кабатлауны түгел, ә милли колоритны, юморны һәм кеше мөнәсәбәтләренең актуальлеген саклаган әсәрне мөстәкыйль сәнгати укуны тәкъдим итә.
Спектакль татар телендә күрсәтеләчәк. Рус телле тамашачылар өчен рус теленә синхрон тәрҗемә каралган, дип ачыклык керттеләр филармониядә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз