news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан филармониясе булачак балалар филармониясе өчен кастинг уздыра

Җырлау һәм музыка уен коралларында уйнау төркемнәрендә шөгыльләнү өчен балалар сайлап алыначак.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе кастинг игълан итә. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җырлау һәм музыка уен коралларында уйнау төркемнәрендә (баян, гармун, тальян, курай, думбра, бәрмә уен кораллары, бас-гитара, флейта) шөгыльләнү өчен балалар сайлап алыначак. Әлеге иҗади коллективларга 6 яшьтән 12 яшькәчә (вокал) һәм 6 яшьтән 14 яшькәчә (музыка уен кораллары) сәләтле малайлар һәм кызлар чакырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100