Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан филармониясе артистлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлады
Казан филармониясе һәм «Веселые волгари» вокаль-инструменталь ансамбле артистлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлады.
Казанның Вахитов районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, 8 май иртәсендә ветераннар өчен җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен хәрби техника парады оештырылды. Барлык чаралар да ветераннар йорты янында узды.
Бүгенге көндә ветераннар йортында 12 тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 4 тол хатыны яши. Иң өлкән тыл хезмәтчәне – Өмелхода Әхмәтхановнага быел 100 яшь тулды.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз