news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан фигуристы Тарасова Дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

Әмма Россия лидерлары Юго Кавагути һәм Александр Смирнов яшь россиялеләрне артта калдырды

  (Казан, 25 март, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казан фигуралы шуучысы Евгения Тарасова өлкәннәр Дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Турнир исә Кытайда узды. Бүген Евгения Тарасова Владимир Морозов белән парлашып кыска программа тәкъдим итте. Аларның номерын Олимпия чемпионы Максим Траньков куйды. Аның белдерүенчә, "EuroSport" каналында фигурачыларның чыгышын шәрехләүчеләр Морозов белән Тарасова турнирда дүртенче дәрәҗәдәге әйләнеш ясаучы бердәнбер пар дип белдергән.

Аларның пары 67,71 балл җыйган. Әмма алардан соң Россия лидерлары Юго Кавагути һәм Александр Смирнов чыгыш ясады. Тәҗрибәле пар 71,59 балл җыеп, әлбәттә, яшь россиялеләрне артта калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot