news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан фигуристы - Skate Canada да җыелма команда составында

Владимир Морозов белән пар булып чыгыш ясаучы Евгения Тарасова Казанның фигуралы шуу мәктәбендә тәрбияләнгән

  (Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Skate Canada Гран-при сериясендә икенче этапта катнашучы Россия фигуристлары командасы составы билгеле булды. Бу хакта Россия Фигуралы шуу федерациясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Турнир 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Канаданың Келоуна шәһәрендә уза. Россия командасы составына 3 ялгыз һәм 2 пар (спорт һәм бию) фигурист кертелгән.
Канадада россиялеләр: Алена Леонова, Анна Погорилая;
Константин Меньшов;
парлар – Евгения Тарасова – Владимир Морозов;
бию – Ксени Монько – Кирилл Халявин.
Владимир Морозов белән пар булып чыгыш ясаучы Евгения Тарасова Казанның фигуралы шуу мәктәбендә тәрбияләнгән булуын да билгеләп үтик.
Гран-при сериясендә Канада, Кытай, Россия, Франция һәм Япониядә этаплар уза.
Декабрь уртасында Барселонада Гран-при сериясендә Иң яхшы спортчылар алтылыгында этаплар узачак. Анда Гран-при финалында җиңүче билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot