news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан фигуристлары ветераннарга хәйрия концерты күрсәтергә ниятли

Май башында Казан Спорт сараенда Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тамаша була

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Кристина Иванова). Май башында Казан Спорт сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тамаша була.
Хәйрия концертында тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясый. Бу хакта “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әлеге спорт мәктәбенең өлкән инструктор-методисты Елена Тарасова белдерде.
Аның сүзләренчә, 4 яки 5 майда узачак тамашага Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, шулай ук балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне чакыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot