news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан фестивалендә җиңүче фильмнарны Санкт-Петербургта күрсәтәләр

Төньяк башкалада яшәүчеләр Татарстан кинематографистларының тамашачыларда зур кызыксыну уяткан соңгы эшләре белән таныша.

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре бара. 23 һәм 24 мартта Санкт-Петербургта яшәүчеләр Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүче фильмнарны карый. Бу турыда "Татаркино" дәүләт учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төньяк башкалада яшәүчеләр Татарстан кинематографистларының тамашачыларда зур кызыксыну уяткан соңгы эшләре белән таныша. Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре программасына "Мулла" (режиссер Рамил Фазлыев), "Байгал" (режиссер Илдар Ягъфәров),"Осанна" (режиссер Алексей Барыкин), "Наш проповедник" (режиссер Мәһди Әхмәт Али) фильмнары кертелгән.

Шәһәрдә чаралар кысаларында “Мулла” фильмының режиссеры һәм баш рольне башкаручы Рамил Фазлыев һәм “Байгал” фильмында төп рольне башкаручы Ренат Галимов белән иҗади очрашулар була.

news_right_1
news_right_2
news_bot