news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университетының ике тулай торагына капиталь ремонт 223 млн сумга төшәчәк

Казан федераль университетының 3нче һәм 6нчы тулай торакларына капиталь ремонт ясауга 223 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу тендерлар дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.

Ремонт өчен акча тигез күләмдә түгел, өченче тулай торакка 123 млн сум, ә алтынчыга 100 млн сум бүлеп биреләчәк. Эшчеләргә кирпеч диварларны сүтәргә, идәннәрне, ишек уемнарын һәм ишекләрне, түбә, җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырырга, шулай ук стеналарны штукатурларга кирәк булачак.

Заказны Казан федераль университеты биргән, ул быелның 7 апреленә кадәр тендерда катнашуга гаризалар кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100