news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан федераль университетының элеккеге ректорының әтисе Рәфкать Гафуров вафат

Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуровның әтисе, Алабуганың танылган һәм хөрмәтле кешесе Рәфкать Гафуров 8 майда 85 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте. КФУның Алабуга институты җитәкчелеге һәм коллективы Гафуровның кайгысын уртаклаша.

«Рәфкать Нигъмәтҗан улы искиткеч кеше иде. Туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига. Без чын күңелдән аларның кайгысын уртаклашабыз», – дип билгеләп үтте Казан федераль университетының Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

Озак вакыт Рәфкать Гафуров «Прикамнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә тәэмин итү бүлегендә җитәкче була. 12 ел «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары булып эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot