Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан федераль университетының атказанган профессоры Александр Маклаков вафат
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең югары һөнәри белем бирүдә мактаулы хезмәткәре, Казан федераль университетының атказанган профессоры Александр Маклаков 93 яшендә кичә вафат булган. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Александр Маклаков фәнни тикшеренүләрдә дә, укыту эшчәнлегендә дә принципиальлеге, намуслы булуы һәм югары таләпчәнлеге белән аерылып торды, дип билгеләп үтә югары уку йорты хезмәткәрләре.
«Шул ук вакытта күп дистә еллар дәвамында ул үзе җитәкләгән молекуляр физика кафедрасы коллективының җаны иде, ә катлаулы үзгәртеп кору елларында физика факультеты җитәкчесе булды. Казан федераль университеты коллективы чын күңелдән Александр Иванович Маклаковның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның турында истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак», – диелә хәбәрдә.
Хушлашу мәрасиме 13 Июльдә 11.00 сәгатьтә КФУ Физика институтының беренче катында (Кремль урамы, 16а) узачак. Галимне Архангел зиратында җирләячәкләр.
- Галим Александр Маклаковның эшчәнлеге Казан университеты белән бәйле. Җылылык физикасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, ул 1949 елда университетта яңа юнәлеш - полимерлар физикасында җитәкче була. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә ул оештырган фәнни мәктәп Советлар Союзы кысаларында гына түгел, ә чит илләрдә дә таныла. Аның җитәкчелегендә 25тән артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз