news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан федераль университетының яңа ректоры коллективка тәкъдим ителде
“Бүгенге көннән башлап барыбыз да бер көймәдә һәм без бер юнәлештә хәрәкәт итәргә тиеш”, - дип ассызыклады Илшат Гафуров
Скопировать ссылку
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Гыйльми советның чираттан тыш утырышында Казан федераль университетының яңа ректоры Илшат Гафуров коллективка тәкъдим ителде.
Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм башка рәсми затлар катнашты.
РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Илшат Гафуровны Казан университеты коллективына тәкъдим итте һәм яңа вазыйфада уңышлар теләде.
Илшат Гафуров үз чиратында Рөстәм Миңнехановка һәм Андрей Фурсенкога аңа ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. “Миңа күрсәткән теләктәшлегегез дәвамлы булыр дип ышанам. Шул вакытта гына без өметләнгән нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз”, - дип билгеләп үтте ректор.
Ул шулай ук Гыйльми совет әгъзаларына бергә уңай нәтиҗәле эшләр алып бару тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. “Бүгенге көннән башлап барыбыз да бер көймәдә һәм без бер юнәлештә хәрәкәт итәргә тиеш. Бер-берсен аңлап һәм килешеп эшләүчеләргә теләктәшлек белдерергә кирәк”, - дип ассызыклады Илшат Гафуров.
“Безгә көндәшлелеккә сәләтле булу өстенлекләрен һәм университетның үсеш нокталарын билгеләргә, иң мөһиме, аларны чынга ашырырга кирәк”, - дип белдерде Казан федераль университеты ректоры.
Илшат Гафуров үз чыгышында игътибарны университетның профессор-укытучылар составын торак белән тәэмин итү проблемасына юнәлтте. “Әгәр без университетта талантлы студентларны калдыра алмасак квалификацияле фән кадрларын җәлеп итү мәсьәләсе хәл ителмәячәк, әмма моның өчен билгеле мотивация кирәк”, - дип уйлый ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot