news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан федераль университетының Метеорология обсерваториясенә 205 ел тула

Бу обсерватория һава торышын берөзлексез күзәтү буенча Россиядә өченче урында тора: Санкт-Петербургта - 1743 елдан, Мәскәүдә 1779 елдан башланган.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа елның озын ялларына карамастан, табиблар, янгын сүндерүчеләр, полицейскийлар, юл чистартучылар гына түгел, метеорологлар да эшли. Быел Казан федераль университетының Метеорология обсерваториясенә нигез салынуга 205 ел тула. Идел буе, Кавказ, Урал һәм Себер территорияләрендә метеорология челтәрен оештыруга зур өлеш керткән әлеге обсерватория бүгенгәчә хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә КФУ ның матбугат хезмәте.

Казан университетының метеорология обсерваториясе 1812 елның гыйнварында ачыла. Бу обсерватория һава торышын берөзлексез күзәтеп бару буенча Россиядә өченче урында тора: Санкт-Петербургныкы 1743 елдан башланган, Мәскәүнеке – 1779 елдан.

1828 елда университет ректоры Николай Лобачевский тырышлыгы белән университет ишегалдында махсус павильон төзелә, анда һава температурасы һәм басымы күзәтелеп тора. 1831 елда университетның ботаника бакчасында, Архангельский бистәсендә Фәннәр академиясе үрнәгендәге обсерватория бинасы сафка бастырыла. Бүген дә анда алынган мәгълүматлар нигезендә студентлар курс һәм диплом эшләре яза, биредә практика уза. Казанның мәктәп укучыларына экскурсияләр оештырыла. Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне мониторинглау федераль хезмәте КФУ ның Метеорология обсерваториясен Россия Федерациясенең казанышы дип атый.

Хәзер дә монда тәүлегенә 8 тапкыр һава температурасын, атмосфера басымын, җил тизлеген, дымлылыкны, явым-төшемне һәм метеокүренешләрне теркәп баралар. Бөтен мәгълүматлар архивта саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot