news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан федераль университетында заманча татар композиторларының әсәрләре яңгыраячак

Программада Рәшит Кәлимуллин, Эльмир Низамов, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина, Илдар Камалов һәм башка композиторларның әсәрләре урын алган.

Казан федераль университетында заманча татар композиторларының әсәрләре яңгыраячак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). 23 гыйнварда 18:00дә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты актлар залында хәзерге заман татар композиторлары әсәрләреннән концерт узачак. Бу хакта София Губайдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге хәбәр итә. 

Программада - Рәшит Кәлимуллин, Эльмир Низамов, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина, Илдар Камалов һәм башка композиторларның әсәрләре.

Тамашачылар алдында Анна Гулишамбарова җитәкчесендә "Яңа музыка" камера оркестры һәм үзәкнең яңа коллективы «Sofia-ensemble» чыгыш ясачак.

Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot