news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университетында яшьләрнең "Милли хәзинә" фестивале ачыла

Төрле милләт яшьләрен берләштерү максатын тоткан фестивальдә Идел буе җирлегендә яшәүче халыкларның авыз иҗаты тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Милли хәзинә” конкурс-фестивале узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә КФУ профессоры Зилия Яугилдина хәбәр итте.

Фестиваль төрле милләт һәм дин вәкиле булган яшьләр арасында дуслык, бердәмлекне ныгыту, Ватанга, халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатын тота.

“Милли хәзинә” фестивале берничә этаптан торачак. Төп чаралар 1-2 декабрьгә билгеләнгән. Беренче көнне фестивальнең тантаналы ачылышы һәм иң яхшы иҗади чыгышларны сайлап алу этабы үтәчәк. Чыгышларның тематикасы Идел буе җирлегендә яшәүче халыкларның халык авыз иҗаты белән бәйле булырга тиеш. Катнашучылар җыр һәм бию сәнгатендә, уен коралында уйнау, театр сәнгате, халык авыз иҗаты әсәрләрен сөйләү, кул эшләрен тәкъдим итү, дизайн һ.б. номинацияләрдә көч сынашачак.

Барлык чаралар Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку бинасында узачак. 2 декабрьдә биредә Актлар залында җиңүчеләрне ун номинация буенча бүләкләү һәм йомгаклау Гала-концерты көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100