Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан федераль университетында яңа институт барлыкка киләчәк
Аның башлангыч атамасы – Дизайн һәм пространство сәнгатьләре институты.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Казан федераль университетында яңа структур бүлекчә оештырылачак. Аның башлангыч атамасы – Дизайн һәм пространство сәнгатьләре институты.
Идарә, икътисад һәм финанслар институты гыйльми советы утырышында яңа институт турында сүз барды. Ландшафт дизайны югары мәктәбен аның составыннан чыгарып, яңа структура составына кушарга ниятлиләр, дип искәртә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Идарә, икътисад һәм финанслар институты структурасын үзгәртеп кору, шулай ук Дизайн һәм пространство сәнгатьләре югары мәктәбен оештыруга бәйле планнар турында институт директоры Наилә Баһаветдинова хәбәр итте.
КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, югары уку йорты структурасының атамасына кагылышлы мәсьәлә аны унификацияләү максатыннан университет гыйльми советының чираттагы утырышында хәл ителәчәк. «„Дизайн һәм пространство сәнгатьләре институты“ дигән башлангыч атама белән Казан федераль университетының аерым структур бүлекчәсе оештырыла», - дип ачыклык кертте ул.
Гафуров сүзләренчә, моңа кадәр төзелгән барлык структуралар да бер оешмага берләштереләчәк, чөнки ул мөстәкыйль бүлекчә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз