news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан федераль университетында Үзбәк теле көнен билгеләп уздылар

Казан федераль университетында Үзбәк теле көнен билгеләп уздылар
Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

27 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Үзбәк теле көнен билгеләп уздылар. Әлеге тантаналы чара үзбәк теленә дәүләт теле статусы бирелгән көн белән бәйләп оештырылды.

Чарада Бохара дәүләт университеты мөгаллимнәре, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре һәм институт студентлары катнашты. Бәйрәмдә Бохара дәүләт университеты укытучылары Үзбәкстан Республикасы теле, тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырдылар.

Бәйрәм кунаклары арасында – Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗан Касыймов та бар иде, ул чараның татар һәм үзбәк халкы өчен әһәмиятлелеген билгеләп үтте.

«Үзбәкстан белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләр һәрвакыт җылы булды. Безнең телләребез, мәдәниятебез охшаш. Бүген булган җылы мөнәсәбәтләр өзелмәсен иде. Әлеге очрашулар студентларга билгеле бер төбәкнең теле һәм мәдәнияте белән танышырга ярдәм итү генә түгел, ә фәнни кызыксынуны арттыру өчен дә әйбәт сәбәп», – диде ул.

Үз чыгышында Нодирҗан Касыймов Үзбәкстан белән Россия арасындагы багланышлар, уртак белем бирү проектларын үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

Ачылыш тантанасында филология фәннәре докторы, профессор Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова катнашучыларны сәламләп, төрки дөньяда татар һәм үзбәк телләренең бәйләнеше турында сөйләде, ул әлеге ике милләтнең бер-берсенә һәрвакыт якын булганын билгеләп үтте.

«Татар һәм үзбәк телләре уртак тарихи тамырларга ия. Безнең халыкларны тел генә түгел, рухи кыйммәтләр дә бәйли. Безнең динебез, фикерләребез бер, алга таба атлый торган адымнарыбыз һәм эшләребез дә бергә эшләнә. Мондый форматтагы очрашулар КФУда беренче генә тапкыр узмый. Әлеге чаралар университетта даими оештырылып тора. Алар безгә башка халыкларның мәдәниятен тирәнрәк аңларга, үз телебезгә дә хөрмәт белән карарга өйрәтә», – дип билгеләп үтте галимә.

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

Рәсми ачылыштан соң Бохара дәүләт университеты укытучылары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары һәм килгән кунакларны Үзбәкстан Республикасы теле, тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырдылар. Кунакларга төрле темаларга багышланган докладлар һәм кызыклы чыгышлар тәкъдим ителде.

Очрашу азагында Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы һәм Бохара дәүләт университеты тарафыннан Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына истәлекле китаплар тапшырылды.

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot