news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университетында татар антиплагиаты программасын ясаганнар

Татар антиплагиаты – Казан федераль университетының Филогогия һәм мәдәниятара багланышлар институты эшләнмәсе, дип белдерде институт директоры Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ» агентлыгына.

«Казан федераль университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты хезмәткәрләре тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә безнең тарихта беренче тапкыр татар антиплагитаты программасы эшләнде һәм нәшрият эшчәнлегендә файдалану өчен татар әлифбасының уникаль акцидент шрифтлары булдырылды», - дип белдерде ул.

2022 елда ук институтта ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Дулкын» заманча күп функцияле студиясе ачылган.

Биредә профессиональ фотостудия, график дизайн, анимация һәм 3D-модельләштерү өчен программалар бар, алар студентларга медиа, брендинг һәм китап басу өлкәләрендә реаль проектлар әзерләргә мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100