news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университетында “Мәхәллә 2.4” мөселман мәктәбе эшен башлый

Лидерлар мәктәбендә чаралар уздыру белән беррәттән, җәмәгать фикер алышулары уза, керү ирекле була.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Быел 26 ноябрьдә Казан федераль университетының Халыкара багланышлар институтының Ислам белеме бирү һәм исламны үстерү ресурс үзәгендә бишенче тапкыр “Мәхәллә 2.4” мөселман мәктәбе эшли башлый. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Быел биредә чаралар уздыру белән беррәттән җәмәгать фикер алышулары уза, анда керү ирекле була. “Әхлү сөннә вәл-җәмаа кемнәр алар” дискуссиясе 28 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә М.Межлаук урамындагы 3 йорттагы актлар залында уза. Икенче дискуссия “Мөселманнар тормышында Мөселманнар Диния нәзарәтенең роле” дип атала һәм ул 28 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә шушы ук урында була.

Лидерлар мәктәбендә мөселман җәмгыятендә булган күп кенә көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә.

Быел проектның махсус кунаклары булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, мөселман җәмәгать эшлеклесе Валерия Иман Порохова, Россия сәяси эксперты Руслан Корбанов, ислам дине белгече Альфрид Бустанов һәм башка шәхесләр катнаша.

“Мәхәллә” лидер мәктәбе фәлсәфәсе елдан-ел үз кыйбласында үзгәрешсез кала. Биредә яшь актив мөселманнанрның җәмгыятькә файдалы якларын ачу һәм аны дөрес конструктив яссылыкка юнәлтү төп бурыч булып тора, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мәктәп 29 ноябрьгә кадәр эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100