Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан федераль университетында “Ел юристы” республика премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан Президенты тантанада Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеген гражданлык җәмгыяте өчен эшләүче инструмент булып тора, диде.
![Казан федераль университетында “Ел юристы” республика премиясен тапшыру тантанасы узды](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/7/23304edceeded3316a247bda9eeaf9208a99d24a05e6530cfcb316bbd70a.jpg)
(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Бүген Казан федераль университетында “Ел юристы” республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантана ачылышында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеген гражданлык җәмгыяте өчен эшләүче инструмент булып тора, дип билгеләп үтте.
“Төбәк бүлеген булдыру нәтиҗәле профессиональ эшчәнлек өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырды. Дәүләт органнары, адвокатура һәм нотариуслар белән Татарстанның ерак торак пунктларына бергәләп чыгу авыл халкына профессиональ юридик ярдәм алу мөмкинлеген тудыра. 2011 елдан шундый юридик ярдәмне 4 меңнән артык кеше алган”, - дип сөйләде Татарстан Президенты.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/54cc549032d3d3bd304a51efd27765513f2da87eb7f60fbe2add9b49b535.jpg)
Туры эфирда “Болгар Радиосы” радиостанциясе белән татар телендә юридик консультация күрсәтүдә эшләп килүче проект игътибарга лаек, дип өстәде республика лидеры.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/90e47001ce94377581bc10cfae03c896304e524540859098d35925bf6895.jpg)
Татарстан Президенты республика юридик эшчәнлегендә аеруча тырышларга Рәхмәт җиткерде һәм грамоталар тапшырды.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/1a6aff381e321de07d703542b7428599336f0e25bb918967e1210e696aa9.jpg)
“Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлеге попечительләр советы рәисе Илдар Халиков үз чыгышында юристларга халыкка һәр көнне түләүсез юридик хезмәт күрсәтеп килгән өчен рәхмәтен җиткерде.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/f088b92dbbbd9d9c8a91167e4d29bbe95ea96bcb1bbed551475cf0765035.jpg)
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/5110253dfa338eb05a1f64940f2e379a7158690c608e058c0a33a69bbdab.jpg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз