Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан федераль университетында Державинга багышланган халыкара конференция узачак
2026 елның 13-14 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Г.Р. Державин и диалектика культур» халыкара конференциясе узачак.
2010 еллардан башлап халыкара Державин конференцияләре «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы финанс ярдәме белән уздырыла.
Быел конференция эшендә 250 дән артык докладчы һәм тыңлаучы катнашачак. Анда Россиянең әйдәп баручы фәнни үзәкләре (Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Самара, Рязань, Киров, Архангельск һ.б.) галимнәре белән беррәттән Кытай Халык Республикасыннан, Колумбиядән, Кыргызстан Республикасыннан чит ил кунаклары да чыгыш ясаячак.
Конференция эшендә ике пленар утырыш һәм биш секция планлаштырылган. Шулай ук язучылар, тәрҗемәчеләр һәм журналистлар катнашында түгәрәк өстәл уздырылачак.
2026 елның 14 октябрендә Россия тәрҗемәчеләр берлеге исеменнән пленар доклад һәм сәламләү сүзе белән Россия тәрҗемәчеләр берлеге идарәсе каршындагы Россия һәм БДБ илләре халыклары телләрен кулланып тәрҗемә итү советы җитәкчесе Александр Поликарпов чыгыш ясаячак.
2026 елның 13 октябрендә фәлсәфә фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Россия Фәннәр академиясенең Иҗтимагый фәннәр буенча фәнни мәгълүмат институтының информатика проблемаларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Юрий Черный Державинның «Евгению. Жизнь Званская» соңгы эпик әсәрен уку буенча мастер-класс үткәрәчәк.
Чараның рәсми ачылышына һәм пленар утырышына барлык кызыксынучылар чакырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз