Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Татарстан Республикасы халкы өчен бушлай татар теле курслары башлап җибәрә. Бу хакта институтның ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Курсларга татар телен беренче тапкыр өйрәнә башлаучылар һәм телне өйрәнүен дәвам итүчеләр чакырыла.
Дәресләр 2026 елның 5 октябреннән 27 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Алар атнага өч тапкыр 17:30 сәгатьтән 19:45 сәгатькә кадәр оештырылачак.
Курсларны тәмамлаучыларга КФУдан татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификатлар тапшырылачак.
Курсларга язылу өчен сылтама аша теркәлергә, укуга язылу өчен гариза тутырырга, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык турында гариза тутырырга кирәк.
Бинага керү өчен паспорт, шулай ук үзегез белән дәфтәр һәм каләм алып килүегез сорала, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз